Главная Обратная связь

Дисциплины:






Ай, былбылым”җырын җырлау



Алып баручы. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, туган телемезне сөймәс кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?! Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!”- дигән сөекле Тукаебыз туган тел турында.

Татар халкы тарих тарафыннан гасырлар буена кыерсытылды. Аны таркатып юкка чыгару сәясәте үткәрелде. Хәзер дә шуны дәвам итмәкчеләр: Болгар татары, Казан татары, Себер татары аерым тарихлы халык дигән булып, олы бер милләтне бүлгәләү сәясәте барып чыкмас.

3нче укучы. Мин татармын,

Ә сез уйлыйсыздыр:

Исем алыштыру бик җайлы.

Мин бит әле, Болгарымнан башка,

Җаек бүләк иткән Тукайлы.

4нче укучы.Мин татармын... безне бүлгәләргә

Үз дигәнчә hәр чор маташты.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Тамбов бүләк иткән Такташлы.

5нче укучы.Мин татармын... Бернинди көн миннән

Йолкып ала алмас бу уйны.

Мин бит әле, Болгарымнан башка,

Пенза бүләк иткән Кутуйлы.

6нчы укучы.Мин татармын... Әйе, җиңел түгел,

Бары үзем беләм хәлемне.

Тик мин әле, Болгарымнан башка,

Оренбург биргән Җәлилле.

7нче укучы.hәммәсеннән бер кул селтәү белән

Җиңел генә азат булсаммы.

Мин бит әле, Тимер Урал койган,

Себер сыендырган Туфанлы.

Алып баручы.Язучылар hәм шагыйрьләребезнең татар теле турында фикерләре. Мәшhүр аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов халкыбызның батырлыгы турында “Бөек революциягә без татар булып катнаштык. Гражданнар сугышының алгы сафларында булдык. Татар исемен йөрткән халыкның уллары hәм кызлары Бөек Ватан сугышында, кулга – кул тотынып, хәтсез батырлык үрнәкләре күрсәтте. Моңа йөзләрчә геройларның, Муса Җәлил hәм аның батыр көрәштәшләренең тарихка алтын хәрефләр белән язылган якты истәлекләре шаhит. Безнең халыкның сугышта катнашкан улларын hәм кызларын русның мәшhүр полководецлары рәхмәт сүзләре белән мактап телгә алалар”,- дигән сүзләр әйткән.



8нче укучы. Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

9нчы укучы.И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул... Әгәр син булмасаң,

Бетәр иде күптән таралып, югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне –

Халык исән калган Син барга.

Бу дөньяга күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.

Ләкин күпләр үз йортыннан куды

Бүген Сине – үзенең Әнкәсен.

Үз әнкәсен йорттан куган кеше

Туган илем бар дип әйтмәсен!

Әйтмәсен!

Алып баручы.Хәзерге заманда халыкларга үзара аралашып яшәү хас. Шуңа күрә икетеллелек, күптеллелек тә үсте, алга китте. Кешенең ике телдә сөйләшә hәм аңлаша алуына “икетеллелек” диләр.Мондый икетеллелек күренешләре бик борынгы чорларда ук күзәтелгән. Чөнки ул, башка милләтләр белән аралашып яшәр өчен, элекке заманнарда да кирәк булган. Хәзерге көндә безнең тормышта татар – рус икетеллелеге киң таралды.

10нчы укучы.Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түрендә.

“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә.

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә - кичә килгән ерактан.

Шушы телдә, бәхет теләп илгә,

 

Җырларымны илгә яңгыратам.

Бергәләп.“Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый”.

11нче укучы.Заман миңа “югарыга мен” дип,

Ике канат биреп үстерде,

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.

12нче укучы.Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер – берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

hәм онытма үз телең.

13нче укучы.Сиңа, миңа тел бирелгән

Сөйләргә гел дөресне.

Чынны ялганнан аера

Белергә без тиешле.

Тел бирелгән гаделлекне

hәм намусны якларга.

Бирелгән илне, җирне hәм

Телнең үзен сакларга.

Туган телне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә сакла гомергә.

Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә

14нче укучы.Бергәләп җырлыйк туган тел җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек.

hавада - кояш, җирдә - туган тел

Булмаса әгәр – зураймас идек.

Сөенеп җырлыйк туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин ятим түгел икән әле, дип,

Сабыйлар иртән уянсын көлеп.

И туган телем! Идел – ил җыры,

И әнкәм теле, тере изгелек!





sdamzavas.net - 2019 год. Все права принадлежат их авторам! В случае нарушение авторского права, обращайтесь по форме обратной связи...