Главная Обратная связь

Дисциплины:






Гаттарова Гөлнәзирә Тәлгатовна-Саба районы Кызыл-Мишэ авылында туа, югары белемле бухгалтер булып эшли.



Әй, балачак хатирәләре...Ел артыннан еллар узса да, һаман истә кала икән ул. Зәңгәр офыклар артында калган перронга без утырган зәңгәр вагон беркайчан да кире әйләнеп кайтмас инде...

Үзем өчен бик тә истәлекле вакыйга турында язасым килә. Әле дә хәтеремдә, бүгенгедәй күз алдымда... Абыемның: “Сиңа “Орленок”ка чакырып путевка килгән, барасыңмы ?”- дип каршыма йөгереп чыгуы. Ә мин, әйтерсең, җиденче кат күккә менеп киттем. Шундый да шат идем!

Менә минем юлга җыенуым, әти белән әнинең Каазанга озата барулары, моңсу гына саубуллашу... Ә Каазан-Адлер поездының кузгалып китүгә үз эченә бөтереп алуы, танышу, сөйләшү, планнар корулар – ике көнлек юл әнә шулай кыскарды.

Менә ямьле, матур Туапсе каласына килеп тә җиттек. Туапсе дигән колакка ят исемле шәһәр Кара диңгез буеннан ерак түгел генә урнашкан. Бөтенроссия пионер лагеры “Орленок” әлеге шәһәрдән 40 км. ераклыктагы Новомихайловка поселогында. Чирек гасырдан артык монда ял итүче балаларның шат авазы тынып торганы юк.

Безне исә көләч кояшлы “Орленок”, шаулы диңгез буе һәм дөньяның төрле почмакларыннан җыелган балалар каршылады. Лагерьдагы беренче көнебез күңелле башланып китте. Яңа дуслар белән таныштык, территорияне карап йөрдек. Барыбызга да “орлята” киемнәре бирделәр. Дружина һәм отрядларга бүлендек. Барлыгы 5 дружина: «Звездная», «Комсомольская», «Солнечная», «Стремительная» һәм «Штормовая». “Солнечная” белән “Комсомольская” җәй көне генә эшлиләр икән. Мин - “Комсомольская” дружинасында, отрядыбыз исә “Центр общения» исеме белән аталды.

Вожатыйларыбыз Игорь абый белән Лариса апа, Таһир абый белән Таня апа безне ягымлы караш, ачык йөз белән каршы алдылар. Алар дүртесе дә матур итеп гитарада уйнап җырлыйлар иде. Безгә дә һәр көн саен кич белән учак янында яңадан-яңа җырлар өйрәттеләр, уеннар уйнаттылар.

Кулымдагы көндәлеккә күз салсам, лагерьда үткәргән көннәр тагын да ачыграк һәм тулырак булып күз алдына килеп баса.



1 сентябрь, 1989 нчы ел. Бүген 1 сентябрь – Белем бәйрәме. Быелгы уку елын миңа үземнең туган мәктәбем Тимершыктан читтә һәм еракта – Кара диңгез буенда урнашкан “Орленок” пионер лагерында башларга туры килде. Биредәге мәктәптә үткәргән беренче көнем миңа бик тә ошады. Әле дәресләр укымадык, мәктәп белән таныштырдылар, без белем аласы классларны карап йөрдек. Уу исә 4 нче сентябрьдән башланачак икән.

6 сентябрь,1989 нчы ел. Иртә белән 7.30 да тордык. Минем бүген кизү торасы көнем, бүлмәдә һәм ашханәдә үземә билгеләнгән вазифаларны башкардым. Беренче тапкыр түгәрәкләрдә шөгыльләндек. Мин крючок белә бәйләү түгәрәгенә язылдым. Анда без 11.00-12.30 вакыт аралыгында булдык. Аннан мәктәпкә укырга бардык. 15.00-19.00 сәгатьләр шунда үтеп китте.

16 сентябрь, 1989 нчы ел. Бүген минем иң шатлыклы көнем.Ни өчен икәнен хәзер әйтәм.Беренчедән, кичә алгебра һәм тарихтан үткәрелгән мөстәкыйль эшләрдән “5” билгесе алдым.Бу татар мәктәбендә укыган бала өчен бик зур куаныч иде. Чөнки биредә бөтен фәннәрдән дә русча укырга туры килә.

Икенчедән, бүген без Новороссийскига экскурсиягә бардык. Килеп җитүгә экскурсоводлар каршы алды.Сугышлар барган урыннар белән таныштык, диңгез вокзалына бардык. Андагы иксез-чиксез су эчендәге теплоходларга исебез китеп карап тордык. Ресторанга барып, телеңне йотарлык тәмле ашлар да ашагач, юлга кузгалдык. Эх, күңелле дә булды соң!

21 сентябрь, 1989 ел. Бүген төрле халыкларның милли бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм сәг. 10 да башланды. Без дә чыгыш ясадык, Сабантуй бәйрәме күрнешен сурәтләдек. Кичә һәммәбезгә дә ошады. Соңыннан А.С.Пушкин турында “Последняя дорога” дигән кино карадык.

26 сентябрь, 1989 ел. Сагышлы көннәр, лагерьның соңгы көннәре җитә. Бүген сәг. 5.30 да таң каршыларга тау битенә мендек. Ул вакытта кызарып чыккан кояшның беренче нурларын күреп сөендем. Әйтерсең ул безне сәламләп, битләребездән сыйпап үпте. Менә тагын бер көн үтеп, яңасы туды..

30 сентябрь, 1989 ел. Эх, санаулы көннәр тиз үтә шул ул. Көн артыннан көн үтеп, кайтыр вакыт та килеп җиткән икән. Әле бит бүген килгән кебек кенә. Инде яраткан дусларыбыздан, Кара диңгездән, ияләшеп беткән вожатыйларыбыздан аерылырга кирәк. Ләкин хушлашасы һич кенә дә килми, барыбызның да күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Һәммәбез шулай моңсу гына “Орленок” белән хушлаша.Ә күңелдә бәлки кайчан да булса бер очрашырбыз дигән өмет уты яна... Хуш, лагерь! Хушыгыз, яраткан дусларым! Хушыгыз, ягымлы вожатыйлар!

Җиттеләр аерылышу көннәре,

Сез безне гаепләп калмагыз. Кызарып кояшлар баеганда,

Без киткән якларга карагыз. Җитәр ул сагыныр вакытлар,

Хисләргә берәү дә буш түгел. Килер бер әйләнеп кайтасы,

Безнең дә йөрәкләр таш түгел.Бергә яккан утлар сүнсәләр дә,

Күмерләре калыр, көлләре. Хушыгыз, дусларым, абыйлар, апалар,

Хушыгыз, тауларым, диңгезем, Хушыгыз, Кырымның, әй, шаян җилләре! 21 февраль, 1998 ел.

 





sdamzavas.net - 2018 год. Все права принадлежат их авторам! В случае нарушение авторского права, обращайтесь по форме обратной связи...