Главная Обратная связь

Дисциплины:






белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе



Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Бөреле гомуми

белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе

Мәктәбебездә 21 февральдән 16 нчы апрельгә кадәр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе игълан ителде. Аның төп максаты : тирән мохиттә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, яңа татар мәдәниятен формалаштыру эшендә ярдәм итү. Иң элек акциянең планы кабул ителде һәм шул юнәлештә эш алып барылды. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе барышында бер меңннән артык кеше катнашты.

Акция барышында мәктәпнең барлык укучылары, татар теле укытучылары белән берлектә җәмәгатьчелекнең күп катламы катнашты.

Билгеле булганча, безнең Бөреле җирлегендә күбесенчә рус милләт вәкилләре яши. Без, моны исәпкә алып, акция барышында үткәрелә торган чараларны кызыклырак һәм җанлырак итеп төрле формада оештырырга тырыштык.

Район радиосыннан акциябезнең эше белән таныштырдык. Бу акциянең эчтәлеге елдан – ел тулыландырыла , яңа һәм кызыклы чаралар белән баетыла. Акция кысаларында Бөреле мәктәбендә, Бөреленең үзендә, Биектауда кызыклы чаралар үткәрелде.

Акцияне “Тел - күңел көзгесе” дип аталган кичә белән башлап җибәрдек. Бу юкка гына түгел, чөнки акциянең төп максаты: Татарстанда яшәүче халыкларның дәүләт теле булган татар телен саклау, туган җир белән горурлану һәм толерантлык хисе тәрбияләү, укучыларны һәм акциядә катнашучыларны татарча аралашуга тарту.

Балалар барышында мәктәп укучылары Бөреленең авыл советында, мәдәният бүлегендә, чәч тарашта, элемтә бүлегендә, кибетләрдә акциягә чыгып халык белән әңгәмә оештырдылар.

“Татарча да яхшы бел” дип аталган мастер-класс рус милләтеннән булган ата-аналарга һәм укытучыларга тәкъдим ителде. Мастер-классның максаты булып, татар телендә иң актив кулланылган сүзләрне өйрәтү булды.



Татар телен кызыксынып өйрәнүче кешеләр белән очрашулар оештырдык. Татарстанда яшәүче башка милләт кешеләренең татар телен өйрәнүгә карашлары уңай, алар сөйләм телен генә үзләштереп калмыйлар, татар халкының мәкальләрен һәм җырларын да бик теләп өйрәнәләр икән.

Укучылар белән Биектауда, Дәрбишләр бистәсенә чыгып, “Ничә сүз өйрәтә аласың?” уены оештырылды. Уен барышында төрле милләт вәкилләренә 150 татар сүзе өйрәтелде һәм өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды.

Акция барышында ашханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Бу көнне мәктәп ашханәсендә татарча сөйләшү көне булды. Һәм һәрбер укучы да, укытучы да татар халык ашлары белән сыйлана алдылар.

“Татар бизәкләре” күргәзмәсе оештырылган кабинетта күрше мәктәптән килгән кунакларга, укучылар татар халкының тормышы, көнкүреш әйберләре һәм шулай ук зәвыклы бизәкләре белән таныштырдылар. Бу күргәзмә-музей татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрергә дә ярдәм итә.

Китапханәдә акция вакытында “ Татар телендә иң күп китап укучы” конкурсы оештырылды. 3-4 нче сыйныф укучылары арасында Ибатуллин Адель, Биктимеров Булат, 5-8 нче сыйныфтан – Сидорова Ксения, Ногманова Альяна, 9-11нче сыйныф укучылары Зәйнуллина Элина, Малязина Мария, Давлетшина Эльза.

Акция барышында 4а сыйныфында “Тәрҗемә ит!” “Переводи” телетапшыру - уены тәкъдим ителде. 5-7 сыйныфлар “Мин татарча сөйләшәм!” концерты куйды. 6б сыйныфлары арасында “Зирәкләр һәм Тапкырлар” уен квн булды.

Акцияне йомгаклау өлешендә “Серле сандык” дип аталган кичә уздырылды. Сандыкта гаилә өчен кадерле булган ядкарьләр саклана. Сандык дигәч, кешенең хәтере уяна. Ә хәтердә ниләр саклана соң? Анда татар халкының җырлары, биюләре, уеннары саклана. Шушы ядкарьләр аша татар теленең барлык матур яклары да күрсәтелеп үтелде.

Әгәр дә без татарча сөйләшүне дәвам итсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Һәм менә быелгы акциядә бөтен Бөреле халкы гөрләп, рәхәтләнеп урамда да, эшли торган җирдә дә, гаиләдә дә татарча сөйләшергә теләде. Чөнки барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар икән, 50-100 елдан соң, "татар телендә сөйләшүче булыр микән? дигән зур сорау туа. Шуңа күрә үзебез дә даими аралашып сөйләшмәсәк, телне саклый алмаячакбыз. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә һәм һәркөнне татарча сөйләшү дигән сүз.

 





sdamzavas.net - 2018 год. Все права принадлежат их авторам! В случае нарушение авторского права, обращайтесь по форме обратной связи...